Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Теләче торак пунктында гражданнарны кабул итте.
Бу көнне министрга Теләчедә һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр чишмәләрне төзекләндерү, эчә торган суның сыйфатын яхшырту, әйләнә-тирәлекнең пычрануы буенча булган сораулары белән мөрәҗәгать иттеләр.
Теләче районы Олы Нырсы авылы башлыгы җирле карьердан чимал чыгару мәсьәләсен күтәрде.
Теләче авылы башкарма комитеты җитәкчесе министрдан Теләче районында көнкүреш калдыкларын сортлау һәм эшкәртү буенча станция төзү мөмкинлеге турында сорашты.
Гражданнарны күчмә кабул итү кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров берничә объектта: автомобиль шиннәрен утильләштерү заводында, “Батыр” спорт сараенда, Теләче елгасы ярларын ныгыту урынында булды.