15 октябрь көнне Татарстанның Тукай районы администрациясендә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлангычы белән, җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча, табигатьне саклау законнарын бозуларны булдырмау максатыннан, авыл администрацияләре башлыклары белән берлектә киңәшмә уздырылды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Айрат Насыйбуллин, идарәнең белгечләре белән берлектә, Тукай районындагы яткылыклардан файдалану проблемаларын һәм аларны чишү юлларын билгеләде. Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча.
Министрлыкның матбугат хезмәте.