“Мәктәбемнең саулыгы” проектын тормышка ашыру буенча семинар

2012 елның 15 октябре, дүшәмбе
   Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе (СИАК) базасында “Мәктәбемнең саулыгы” (экологик мәктәп күзәтчелеге) проектын тормышка ашыру буенча региональ семинар уздырылды.

   Семинарда Кама буе төбәгенең 11 белем бирү учреждениесендә эшләүче, әйләнә-тирәлеккә күзәтчелек белән шөгыльләнүче педагоглар катнашты. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе башлыгы Айрат Насыйбуллин һәм СИАК башлыгы Әлфия Салиева чыгыш ясады.

   Семинарда катнашучылар махсуслашкан аналитик контроль инспекциясенең эше белән таныштылар һәм экологик мәктәп күзәтчелеге комплектына керә торган үлчәү приборларын үзләштерүдә консультатив-методик ярдәм алдылар.
Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International