9 октябрь көнне Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре, суд приставларының Арча районара бүлеге һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә, “Татарстанның чиста урманнары” акциясе кысаларында, Арча районының Пашков урманын җыештыруны оештырдылар.
Өмәдә 30дан артык кеше катнашты, алар урман территориясен чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистарттылар. 2 гектар җир җыештырылды. Урманлыктан 3 тоннадан артык җитештерү һәм куллану калдыклары чыгарылды.
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе материаллары буенча