“Бабай, әби һәм мин” балалар рәсемнәре конкурсы

2012 елның 10 октябре, чәршәмбе

Халыкара Өлкәннәр көне кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үз хезмәткәрләренең балалары һәм Казан шәһәренең “Әйләнә-тирәлекне саклау” конкурсы лауреаты булган 47нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Бабай, әби һәм мин” дип аталган рәсем конкурсы оештырды.
Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук, яшь буынны өлкәннәргә хөрмәт рухында тәрбияләү буенча актив хезмәтләре өчен, балалар бакчасының мөдире дә диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International