“Уралэкология. Индустриаль куркынычсызлык–2012” экология форумында экологик куркынычсызлыкның көнүзәк мәсьәләләре тикшерелде

2012 елның 9 октябре, сишәмбе

8 октябрь көнне Уфа шәһәренең “Нефтьче” мәдәният йортында “Уралэкология. Индустриаль куркынычсызлык–2012” дип аталган Өченче экология форумы һәм XVII махсус күргәзмә ачылды, анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашты.
Форум кысаларында тематик фәнни-практик конференцияләр, семинарлар һәм түгәрәк өстәл үткәрелде. Чараларда катнашучылар җитештерү һәм куллану калдыкларын хәл итү системасын үстерү, хәвефле җитештерү объектларында индустриаль куркынычсызлыкны тәэмин итү, суны әзерләү һәм куллану мәсьәләләрен тикшерделәр.
Традиция буларак, форум кысаларында “Экология – XXI гасыр” конкурсы да үткәрелде. Аңа нәтиҗә ясап, жюри Башкортстан Республикасында экологик куркынычсызлык программасын тормышка ашыру өлкәсендәге иң яхшы эшне билгеләде.
“Уралэкология. Индустриаль куркынычсызлык – 2012” экология форумының һәм күргәзмәсенең төп максаты булып әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә ирешелгән иң яхшы фәнни-технологик казанышларны күрсәтү торды.
“Уралэкология. Индустриаль куркынычсызлык – 2012” Өченче экология форумы һәм XVII махсус күргәзмәсе – Россия субъектларының дәүләт власте органнарының, промышленность предприятиеләренең, фәнни һәм иҗтимагый оешмаларның вәкилләре экологик мәсьәләләрне чишү буенча фикер-тәкъдим алыша, тәҗрибә уртаклаша торган мәйдан ул. Ә табигатьне саклау мәсьәләләрен уңышлы чишү бердәм тырышлыкны сорый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International