6 октябрь көнне Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре “Урман утырту көне” акциясендә актив катнашып, Шәһәр яны урманчылыгының Дәүләт урман фонды территориясендә 1000нән артык нарат һәм чыршы үсентесе утырттылар.
Территориаль идарәнең яшь экологлары өчен 2нче разрядлы баш белгеч Рифкать Хуҗиев үсентеләр утырту буенча мастер-класс үткәрде, урманнарны тергезүнең әһәмияте турында сөйләде.
Шулай итеп, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре республика урманнарын тергезүгә үзләреннән хәл кадәре өлеш керттеләр.