“Татарстан Республикасында хуҗалык итүнең экологик аспектлары” түгәрәк өстәле

2012 елның 9 октябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында “Татарстан Республикасында хуҗалык итүнең экологик аспектлары” дип аталган түгәрәк өстәл булып узды, аны Сәүдә-сәнәгать палатасының Экология һәм табигатьтән файдалану комитеты оештырган иде. Түгәрәк өстәлдә Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Андрей Калайда катнашты.
Түгәрәк өстәлдә түбәндәге мәсьәләләр тикшерелде:
1. Татарстан Республикасында экология-экономика бәйләнешләренең үсеше.
2. Россиянең Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына керүе шартларында табигатьне саклау законнарын камилләштерү.
3. Экологик куркынычсызлык һәм әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендә хакимият һәм бизнес бәйләнешләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International