Яшел дөнья” һәм “Туган ягым” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү

2012 елның 8 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Яшел дөнья” социаль видеороликлар конкурсында һәм “Туган ягым” фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды, анда министр урынбасары Андрей Калайда һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов катнашты.
Конкурслар “ЗДРАВИЦА” Авыр хәлгә тарыган балаларның сәламәтлеген һәм әйләнә-тирәлекне саклау программасын тормышка ашыру кысаларында уздырылды. Аларны Татарстан Яшьләр оешмалары советы һәм Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе оештырды. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы исә конкурсларның партнеры булды.
“Туган ягым” фотоконкурсы натуралистик фотография һәм фотосәнгать өлкәсендә яшь талантларны ачыклау максаты белән уздырылды. “Яшел дөнья” экологик хәрәкәтен популярлаштыруга юнәлтелгән шул ук исемдәге социаль видеороликлар конкурсы исә балаларда һәм яшьләрдә актуаль гражданлык позициясе, экологик культура формалаштыру, аларның игътибарын табигатьне саклау эшчәнлегенә юнәлтү максатларын күздә тота иде.
Конкурсларда республиканың 17 районыннан барлыгы 59 бала катнашты.
Конкурсларда җиңүчеләр мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.
Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International