“Яшел дөнья” һәм “Туган ягым” конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү

2012 елның 4 октябре, пәнҗешәмбе

5 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында “Яшел дөнья” социаль видеороликлар конкурсында һәм “Туган ягым” фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы уздырылачак.
Конкурслар Кыен хәлгә тарыган балаларның сәламәтлеген һәм әйләнә-тирәлекне саклау буенча “ЗДРАВИЦА”программасы кысаларында үткәрелде. Аны Татарстанның Яшьләр оешмалары советы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсе оештырды.
“Туган ягым” фотоконкурсының 2012 елгы төп темасы “Яшәгән торак пунктымның табигый матурлыгы” булды, аңа “пейзаж” жанрындагы эшләр кабул ителде. “Яшел дөнья” социаль видеороликлар конкурсына экологик хәрәкәтне популярлаштыруга юнәлтелгән эшләр кабул ителде.
Конкурска республиканың 17 районыннан 60лап гариза кабул ителде.
Конкурста җиңүчеләр иртәгә мактау грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International