Татарстанның дәүләт һәм башкарма хакимиятләре органнары хезмәткәрләренең мини-футбол турниры

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Узган шимбәдә “Төзүче” спорт комплексында, Татарстанның дәүләт һәм башкарма хакимиятләре органнары аппаратлары хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларындагы мини-футбол ярышларының төркемнәр этабы булып узды.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров җитәкләгән җыелма команда, каты көрәштә ныклы ихтыяр күрсәтеп, Табигатьтән файдалануга күзәтчелек буенча федераль идарәнең Татарстан бүлеге һәм Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы командаларын җиңеп, сугылган туплар саны буенча гына Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы командасын алга үткәреп, үз төркемчәсендә икенче урынны алды.

2нче этап ярышлары 2012 елның 15 сентябрендә уздырылачак.

Спартакиада сәламәт яшәүне пропагандалау, сәламәтлекне ныгыту, спорт традицияләрен яңарту, халыкны физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә тарту максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International