8 сентябрьдә 10:00 сәгатьтә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән, Өйләнешүчеләр паркы территориясен чистарту һәм төзекләндерү буенча шимбә өмәсе үткәреләчәк, анда “Яшел парк” инициатив төркеме, “Эш лигасы”, “Блогерлар чүп-чарга каршы” берләшмәсе активистлары катнашачак.
Өмә барышында парк территориясен чистарту, яңа урналар һәм эскәмияләр урнаштыру күздә тотыла.
Оештыручылар теләге булган һәркемне дә өмәдә катнашырга чакыралар.
Министрлыкның матбугат хезмәте