Белем көне

2012 елның 3 сентябре, дүшәмбе

1 сентябрьдә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов Белем көненә багышлап Әлмәт шәһәренең 1нче урта мәктәбендә уздырылган тантанада катнашты. Шуннан соң булган ачык дәрестә ул табигатькә һәм әйләнә-тирәлеккә карата сак караш турында кызыклы әңгәмә үткәрде.

Балык Бистәсе районы Шомбыт һәм Котлы Бөкәш урта мәктәпләре укучылары өчен исә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының инвестиция-инновация эшчәнлеге буенча урынбасары Равил Кузюров “Универсиада дәресе” үткәрде, ул балаларга Казан шәһәрендә 2013 елның 6–17 июнендә булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада турында тулы күләмле мәгълүмат бирде.

Киләчәк буынның экологик белемнәрен күтәрү, анда табигатькә сак караш һәм экологик аң-белем тәрбияләү максатында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан мәктәпләргә экологик эчтәлекле китаплар бүләк ителде.

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International