Өйләнешүчеләр паркында шимбә өмәсе

2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Өйләнешүчеләр паркында агачлар утырту һәм территорияне җыештыру буенча башлангычын быел җәмәгать оешмалары активистлары да күтәреп алды.

28 июль көнне 9.00 сәгатьтә парк территориясен җыештыру буенча шимбә өмәсе үткәрелә. Анда “Яшел патруль”, “ЭКА”, “Бүтәнгә булыш”, “Экологик культура һәм сәясәт үзәге”, “Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы” дигән җәмәгать оешмалары активистлары, Татарстан Экологик һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре һәм Казанда яшәүчеләр катнашачак.

Оештыручылар барлык теләүчеләрне шул өмәгә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International