Узган шимбәдә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәме белән, “Тандем” ТРК мәйданында “Чистарак итик” дигән флэшмоб үткәрелде, анда “ЭКА”, “Яшел парк” һәм “Бүтәнгә булыш” җәмәгать оешмалары активистлары катнашты.
Оештыручылар “Тандем”ның ишек төбенә чүп савыты урнаштырып, аның янына берничә буш шешә куйдылар. Ә флеэшмобта катнашучылар, халык арасына таралып, үтеп йөрүчеләрнең реакциясен күзәттеләр. Үтеп кенә китмичә, шешәләрне чүп савытына салучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.