Балыкчы көне Россиядә 1980 елдан бирле рәсми билгеләп үтелә. Ул төрле яшьтәге һәм төрле шөгыльдәге балык тотучыларның да, кулына беркайчан кармак тотмаганнарның да иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе булып тора.
Балыкчы һөнәре, романтикадан тыш – тормышта шактый катлаулы юл сайлау да ул. Аңа көчле кешеләр генә сәләтле. Балыкчылык тармагында булган төрле кыенлыкларга карамастан, бүген сез республикабызның куллану базарларын сыйфатлы балыклар белән туендыру һәм сулыклардан нәтиҗәле файдалану кебек мөһим бурычларны үтәү белән шөгыльләнәсез.
Бу көндә үз гомерен шушы романтик һәм катлаулы профессия белән бәйләүчеләрне дә, балык тотуны спорт, хобби, аерым бер күңел халәте, табигатькә кушылу рәвеше дип санаучыларны да котлыйсы килә.
Тәҗрибәгез һәм белемнәрегез сезгә Татарстанның балыкчылык тармагын алга таба үстерүгә, илебезнең иң яхшы балыкчы традицияләрен сакларга булышсын, ә хезмәттәш һәм дусларыгызның хөрмәте, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның яратуы яңа хезмәт уңышлары яуларга ярдәм итсен!
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, көр күңел, яңа хезмәт уңышлары, уңай җилләр, күп һәм эре балыклар теләп калам!