Иҗтимагый совет утырышы

2012 елның 22 июне, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Иҗтимагый Советы утырышы булып узды, анда министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашты, утырышта Иҗтимагый Советның җитәкчесе Анатолий Щеповских рәислек итте.
Иҗтимагый Совет утырышында Татарстан Республикасы территориясендә Бөтенроссия Экологик куркынычтан саклану көннәрен үткәрүгә йомгак ясалды.
“Татарстанның муниципаль берәмлекләре һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча 2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр үткәрелгән санитар-экологик икеайлык чорында иҗтимагый экологик оешмалар белән хезмәттәшлек турында” доклад белән экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Дамир Вәлиуллин чыгыш ясады.
Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлыкны үткәрү кысаларында нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт хатлары белән түбәндәге иҗтимагый оешмалар бүләкләнде: Казан дәүләт энергетика институтының “Яшел патруле”, “Башкаларга булыш” оешмасы, “Экологик культура һәм сәясәт үзәге”, “ЭКА”, “Яшел планета”, Татарстан Республикасының балалар оешмалары советы, Казан Дәүләт университетының “Табигатьне саклау хезмәте”, Казан шәһәренең Экологик-биологик үзәге, Бөтендөнья табигатьне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе, “Казан актуаль проблемалар тендеры”, шулай ук Казан дәүләт аграр университеты һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты студентлары.
“Татарстанның муниципаль берәмлекләре һәм шәһәр округлары территорияләрен чистарту буенча 2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр үткәрелгән санитар-экологик икеайлык нәтиҗәләре турында” доклад белән экологик контроль буенча дәүләт инспекциясе башлыгы Тимур Гыйльметдинов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International