Вермут Эссет Менеджмент компаниясе һәм Саф технологияләр Европа-Татарстан фонды делегациясе визиты

2012 елның 20 июне, чәршәмбе
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Вермут Эссет Менеджмент компаниясе һәм Саф технологияләр Европа-Татарстан фондының (ETCF) Йохен Вермут әфәнде җитәкчелегендәге вәкилләре белән очрашты. Очрашу “яшел технологияләр” кертү өлкәсендә хезмәттәшлекнең иң өметле юнәлешләрен өйрәнүгә, экологик куркынычсыз предприятиеләр төзүгә, экологик куркынычсызлыкны тулаем тәэмин итүгә багышланган иде.
Бу чарада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов һәм министр урынбасары Андрей Калайда да катнашты.
Очрашуда шулай ук электр транспортын үстерү, яңартмалы ягулык җитештерү, калдыклардан электр энергиясе алу, Татарстан территориясендә индустриаль түгентеләрне чистарту өчен мембраналар куллану буенча тәкъдимнәр тикшерелде.
Артем Сидоров Татарстан Республикасы белән Вермут Эссет Менеджмент инвестиция компаниясе һәм Саф технологияләр Европа-Татарстан фонда арасында әйләнә тирәлекне саклау, экологик куркынычсызлык өлкәләрендәге хезмәттәшлекнең тагы да алга үсәчәгенә өметләнүен белдерде.
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International