Бүген, яшь буынга экологик белем, тәрбия һәм профориентация бирү максатларында, Чаллы шәһәренең Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатының профильле химия-биология классы укучылары өчен Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Буе территориаль идарәсенең Махсуслаштырылган аналитик контроль инспекциясенә күзәтү экскурсиясе оештырылды.
Сектор җитәкчеләре укучыларга һәм педагогларга үз эшләре турында сөйләделәр, аларның сорауларына җавап бирделәр.
Укучыларда биотест методы белән токсикологик анализ һәм һава пычрануга контроль посты аеруча кызыксыну уятты.
Экскурсиядә балалар күп, кызыклы һәм кирәкле мәгълүматлар алдылар. Ахырда аларга экологик китаплар бүләк ителде.
Мондый күзәтү экскурсияләре үткәрү укучыларга алга таба профессия сайлауда ярдәм итә, шулай ук аларда табигатькә сак караш тәрбияли.
Кама Буе территориаль идарәсе материаллары буенча