Бу айдан башлап Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында (https://uslugi.tatar.ru/minecology/) Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы салган штрафлар кабул ителә.
Моның өчен карарда күрсәтелгән белешмәләрне: карарның номерын, датасын, түләү суммасын, ОКАТОны, бюджет тармагы кодын һәм түләүче турындагы белешмәләрне кертергә генә кирәк.
Түләүнең мондый алымы түләүләр кабул итү пунктларында чиратларны булдырмаска һәм вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.