10 – 12 июнь көннәрендә Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары командалары арасында “Яр буе кубогы”на көймәдән спиннинг белән балык тоту фестивале (Fish Сабантуй) үткәрелде. Анда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының оештыру-тәэминат бүлеге башлыгы Фәйзрахман Галиханов һәм Махсуслаштырылган үзәк аналитик контроль инспекциясенең башкарма белгече Павел Сергеев составындагы командасы катнашып, 2нче призлы урынны алды.
Ярышлар ике көн буена Зәңгәр култыкта үткәрелде. Команданың ике көндәге тулай тотышы 4 кг 121 г тәшкил итте. (Ярышларны үткәрү кагыйдәсе буенча, билгеле бер үлчәмдәге балыклар гына исәпкә кертелә.)