Эколог көненә багышланган чаралар кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының профсоюз комитеты Казан ш. Идел буе районындагы 47нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында “Планета – мин ул” дигән рәсемнәр конкурсы оештырды. Бу конкурс “Әйләнә-тирәлекне саклау” тематик конкурсы лауреаты булып тора.
Конкурста катнашучыларга рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Яшь буынга экологик тәрбия бирү буенча актив эшләгәне өчен балалар бакчасының җитәкчелеге дә мактау грамотасы белән бүләкләнде.