Мөхтәрәм хезмәттәшләр!

2012 елның 4 июне, дүшәмбе

Сезне Бөтендөнья Әйләнә-тирәлек көне һәм Эколог көне белән чын күңелдән котлыйм!
Җир йөзендә цивилизациянең киләчәге, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше, һәр кешенең тормышы безнең әйләнә-тирәлекне – барча тереклекнең яшәү тирәлеген саклау хакына булган тырышлыкларыбызга бәйле, һәм моны аңлаучылар елдан-ел күбәя бара.
Барлык җитештерү тармакларының экологик куркынычсызлыгын, экономиканың энергетик һәм матди нәтиҗәлелеген арттыру бүген Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтенең мөһим бер приоритеты булып тора.
Әйләнә-тирәлеккә җитештерү һәм куллану дәрәҗәсенә бәйле рәвештә һаман үсә барган техноген басым белән экологик куркынычсызлык арасында тигезлек саклауның бик катлаулы мәсьәләләрен чишә барып, бу эшкә иҗтимагый экологик оешмаларны, хәрәкәтләрне, алдынгы фәнни үзәкләрне җәлеп итеп, экологлар үзләренең профессиональ бурычларын югары сыйфатта үтиләр. Экологик күзәтчелек, әйләнә-тирәлеккә йогынтыны нормалаштыру, экологик мониторинг һәм экспертиза кебек инструментлардан файдаланып, алар җәмгыятьнең тотрыклы үсеше, аның ихтыяҗлары белән табигатьнең үзлегеннән тернәкләнү һәм яңару үзлекләре арасындагы паритетны саклау өчен кирәкле шартларны тудыралар.
Кадерле дуслар һәм хезмәттәшләр, чын күңелдән рәхмәт барчагызга! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, әйләнә-тирәлекне саклау буенча булган уртак эшебездә уңышлыклар телим!
Алга таба да тирә-юнебезне бергәләшеп саклыйк, табигый байлыкларны киләчәк буыннарга тагы да арттырыбрак тапшырыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International