Министрлыкның спорттагы уңышлары

2012 елның 9 апреле, дүшәмбе

     Татарстан Республикасы башкарма хакимият аппаратлары һәм дәүләт органнары хезмәткәрләренең II Спартакиадасы кысаларында 2-4 апрельдә - шахматлар, ә 3 апрельдә дартс буенча ярышлар узды.

     Министрлык командасы шахматлар буенча киеренке көрәштә, республиканың 33 командасы арасында, 18 очко нәтиҗә белән 3нче гомумкоманда урыны һәм хатын-кызлар арасында шәхси зачетта икенче урын алды. Шулай ук гомумкоманда зачетында 305 очко нәтиҗә белән дартс командасы да 3нче урынга лаек булды, ул икенче урыннан нибары 2 очкога калышты.

     Министрлык командаларына кубоклар һәм дипломнар тапшырылды, ә катнашучыларга медальләр бирелде.

     Татарстан Республикасы дәүләт органнарының  II Спартакиадасында волейбол буенча төркем турнирында министрлык командасы Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм җәзаларны үтәтү Федераль хезмәте идарәсеннән көндәшләрен отып, җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International