Кама буе территориаль идарәсе эшчәнлегенең нәтиҗәләре

2012 елның 20 феврале, дүшәмбе
17 февральдә Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе 2011 ел эшчәнлегенең нәтиҗәләрен билгеләде.
Утырышта әйләнә тирәдәге мохитне саклау министры урынбасары А.Э. Калайда, Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары, Яр Чаллы шәһәренең шәһәрләр һәм халык тереклеген тәэмин итү идарәсенең мөдире А.З. Зәйнуллин, Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы урынбасары, юстиция киңәшчесе В.Н. Попов, Федераль табигать байлыкларын куллану өлкәсендә күзәтү хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең экологик тикшерү бүлеге мөдире урынбасары С.М. Трушков һәм Кама буе регионының башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.
Министр урынбасары А.Э. Калайда Кама буе территориаль идарәсе министрлыгының 2011 ел эшчәнлеген, гомумән алганда, уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, дәүләт экологик тикшерүнең сыйфатын арттырырга кирәк.
А.З. Зәйнуллин, үз чиратында, экологик иминлекне булдыру һәм әйләнә тирәдәге мохитне саклау өлкәсендәге мәсьәләләрне чишүдә шәһәр башкарма комитеты һәм экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе арасында булган уңай үзара бәйләнешне билгеләп үтте.
В.Н. Попов үзенең докладында аерым муниципаль районнар буенча эшне көчәйтү кирәклегенә игътибарын юнәлтте.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгы мактау грамоталары белән «Челныводоканал» ябык акционерлык җәмгыяте һәм «КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте оешмалары экологлары Ф.С. Мингатин и Г.А. Миңнегулов бүләкләнде.
Шулай ук рәхмәт хатлары һәм почет грамоталары белән Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары да бүләкләнде.
Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International