2030 елга кадәр экология өлкәсендә дәүләт сәясәтен комплекслы рәвештә финанслау ниятләнә

2012 елның 20 феврале, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте “2030 елга кадәр экология үсеше өлкәсендә Россия Федерациясе дәүләт сәясәте нигезләре” проектын раслады.
Документта “төп дөньякүләм һәм илкүләм экология проблемалары” чагылган, ул шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү буенча илкүләм һәм халыкара тәҗрибәне исәпкә алучы стратегик максатларны билгели, аларны гамәлгә ашыру бурычларын һәм механизмнарын тәгаенли, дип билгеләп үтелә РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы хәбәрендә.
Экология проблемаларын хәл итү өчен, дәүләт әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә идарәнең һәм хокукый тәэминатның нәтиҗәле системасын, сәнәгать предприятиеләре эшчәнлеген җайга салуның яңа системасын һәм аларны яңартуның икътисади этәргечләрен булдырачак, экология өлкәсендә хокук бозулар өчен җаваплылыкны арттырачак. Шулай ук күзәтчелек органнары эшенең ачык шартларын тудыру һәм әйләнә-тирә мохит торышы хакында мәгълүмат туплау алымнарын камилләштерү ниятләнә.
Документта экологик күзлектән калдыклар белән куркынычсыз эш итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелгән. Шушы максаттан чүп-чарны аерым җыюны оештыру, аны билгеләнмәгән урыннарга ташлаган өчен катгый санкцияләр куллану һәм экологик яктан куркынычсыз шартларда күмелүне таләп иткән тауар сатып алган очракта, өстәмә экология җыемнарын кертү күздә тотыла.
Документта күрсәтелгән башка бурычларга үткәндә салынган экологик зыянны каплау һәм бетерү, бозылган табигый системаларны торгызу, биотөрлелекне саклау керә.
Чаралар федераль бюджет, РФ субъектлары бюджетлары, шул исәптән дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында, бюджеттан тыш чыганаклар хисабына финансланачак.
Әлеге документның максатларын үтәү нәтиҗәсендә, Россиядә атмосфера һавасы югары һәм бик югары дәрәҗәдә пычранган шәһәрләрнең саны 2012 елдагы 128дән 2020 елда 50гә чаклы кимер, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International