Мәктәп укучыларының фәнни-тикшеренү эшчәнлекләренә этәргеч бирү һәм аларның экология өлкәсендәге белемнәрен, сәләтләрен һәм күнекмәләрен ачыклау, экологик белем бирүнең һәм тәрбиянең гадәти булмаган алымнарына ярдәм күрсәтү максатыннан, 2012 елның 15-18 февраль көннәрендә Казан шәһәренең Идел буе районында урнашкан 150нче мәктәбендә укучыларның А.М.Терентьев исемендәге XVIII Идел буе фәнни экология конференциясе узды.
Конференция барышында ун секция эше (гомуми экология, сәнәгать һәм химия экологиясе, табигать һәм сәламәтлек, кеше экологиясе, биоиндикация һәм биомониторинг, биологик төрлелекне саклау, су ресурсларын саклау һәм рациональ файдалану, агроэкология, төбәк экологиясе проблемалары, табигатьне саклау өлкәсендә гамәли эшчәнлек) оештырылды, аларда мәктәп укучылары әзерләгән 170 доклад тыңланды һәм фикер алышынды. Чыгышларда экологиянең төрле аспектлары каралды: кеше һәм әйләнә-тирә мохит мөнәсәбәтләре, табигый һәм антропоген комплекслар торышын бәяләү алымнары, табигатьне саклау эшчәнлеген оптимальләштерү, хайваннар һәм үсемлекләр экологиясе; сәнәгый, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш калдыклары белән пычратуга юл куймау мөмкинлекләре тикшерелде.
Конференция эшендә республиканың 40 районы һәм шәһәреннән, Казанның 7 районыннан 200 укучы, шулай ук Удмуртия Республикасы, Мари Эл Республикасы, Владимир һәм Түбән Новгород өлкәләре вәкилләре катнашты.
Өлкән сыйныф укучылары арасында Россия су проектлары конкурсының төбәк этабы җиңүчеләре дип ике проект танылды:
Казан шәһәре Совет районы 72нче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Владислав Яковлевның “Казан шәһәрендә Казансу елгасы торышы” проекты;
Казан шәһәренең Авиатөзелеш районы 145нче лицееның 11 сыйныфында укучы Ирина Чекменова белән Наталья Махотинаның “Сыеклыкларны механик чистарту җайланмасының рациональ конструкциясен эшләү” проекты.
Ике проект та Бөтенроссия конкурсының 2012 елның апрель азагында Мәскәү шәһәрендә узачак финалында Татарстан Республикасы данын яклаячак.