“Су: Н2Одан ITга кадәр” фәнни-гамәли семинары

2012 елның 17 феврале, җомга

2012 елның 17 февралендә конференция кысаларында “Су: Н2Одан ITга кадәр” республика фәнни-гамәли семинары узды.
Семинар эшендә Федераль су ресурслары агентлыгының Түбән Идел бассейны су идарәсе су ресурслары бүлеге башлыгы Артем Филиппов, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының инновация эшчәнлеге һәм мәгълүмат ресурсларын саклау бүлеге башлыгы Лилия Гыйззәтуллина, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының су объектларын саклау бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Ленар Гәрәев, ТР Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты директорының фәнни эш буенча урынбасары Дмитрий Иванов катнашты.
Өлкән сыйныф укучылары арасында Россия су проектлары конкурсы җитәкчесе, Экология проектлары консалтингы институты (Мәскәү шәһәре) директоры Наталья Давыдова семинарның мактаулы кунагы булды.
Конференциядә Татарстан Республикасыннан төрле елларда Россия конкурсы җиңүчеләре һәм призерлары булган укучылар: Кристина Баршева, Марат Исмәгыйлев, Артур Матвеев, Эмиль Шәрәфетдинов, Олег Шамаев һәм Айгөл Хафизова чыгыш ясады. Алар үз тикшеренү проектлары турында сөйләде, конкурсның Россия финалында һәм Стокгольм үсмерләр су конкурсында катнашудан алган тәэсирләрен уртаклашты. Татарстан укучыларының берничә проекты тормышка да ашырылган инде: Түбән Каманың 135нче лицеенда су чистарту җайланмасы эшли (А.Багаев проекты), Лаеш районында экология туризмы буенча мәгълүмат стендлары урнаштырылган (Э.Шәрәфетдинов проекты), “Казан шәһәре су картасы” нәшер ителгән (О.Шамаев белән А.Хафизова проекты).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International