Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгында министр урынбасары Равил Кузюров җитәкчелегендә 2011 елда Татарстан Республикасында бөтен Россия “Экологик куркынычсызлыктан яклау” көннәренә багышланган тантанага йомгак ясалды.
Төп бурыч: хакимият, дәүләт, экология һәм табигый байлыкларны саклау, җитештерү өлкәсе оешмаларын табигатьне саклауда һәм экология куркынычсызлыгын яклауда бердәм булуы.
Утырышта актив катнашкан җитәкчеләргә дипломнар,кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Нәтиҗәдә,экологик куркынычсызлыкны яклау,экологик-санитар ике айлык барышында-1506 гектарда 949 чүплек юкка чыгарылды,15,7 гектар мәйданда-41мең 746агач һәм 12мең 726 куак утыртылды.
Министрлыкның матбугат хезмәте