Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигатый байлыклар министры Артем Сидоров ААҖ “Алнас” оешмасында булды, завод коллективы, Әлмәт шәһәренең бюджет өлкәсендә хезмәт итүчеләр белән булган җыелышта һәм очрашуларда катнашты.
ААҖ “Алнас” нефть алу өчен махсуслаштырылган җайланмалар (насос, электр двигательләре) һәм автомобиль тематикасына җайлаштырылган җиһазлар эшләп чыгара.
Оешмада 50 тузан, газ чистартучы җайланма урнаштырылган.
ААҖ “Алнас” 56 төрдә ягъни 560,485 т/г зарарлы матдә бүлеп чыгара. Ел ахырына бу күрсәткеч 47,55 т. тәшкил иткән. Әйләнә-тирәне зарарлаучы матдәләрнең тәэсирен киметү өчен оешмада чистарту җайланмалары бар.Алар елына 12т. зарарлаучы матдәне тотып кала, 2006 елдан ААҖ “Алнас” оешмасында “Әйләнә-тирә мохит системасын менеджментлау һәм куллану буенча ISO 14001:2004 аңлатмасы кертелгән”. Бүгенге көнгә 2007-2012 елларга экологик менеджмент буенча эчке документлар, инструкцияләр, программа расланган, һәрбер персонал экологик менеджмент өлкәсендә эчке аудит, укулар үткән, сертификат алган.
Артем Сидоров һәм Әлмәт муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков завод коллективы белән дә очрашты, министр соңгы елларда Татарстан Республикасында социаль-экономика өлкәсендәге уңышлар һәм казанышлар белән таныштырды. Завод эшчеләре дә үз чиратында эчә торган суның сыйфаты, чүп-чар җыю, шәһәрне төзекләндерү яшелләндерү турында сораулар белән кызыксынды.
Министр шулай ук мәгариф һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәрбияләү идарәләре коллективлары белән дә очрашу үткәрде. Очрашу барышында түбәндәге сорауларга игътибар ителде: бюджет өлкәсендә хезмәт хакы, капиталь ремонт, балалар бакчаларында чират мәсьәләсе. Үзенең чыгышында Артем Сидоров башкарма комитетның балаларга экологик белем бирү өлкәсендәге эшне күп еллар буена оста алып баруларын билгеләп үтте. Бу тәҗрибә федераль дәрәҗәдә дә танылган, атап әйткәндә Рәсәй Федерациясе табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә матбугаты буенча.
Министрлыкның матбугат хезмәте.