Укучыларның “Эзләнү һәм казаныш офыклары” VI Региональ фәнни - гамәли конференциясе

2011 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

 

Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру кысаларында укучыларның “Эзләнү һәм казаныш офыклары” VI  Региональ фәнни-гамәли конференциясе үтте.        

     Конференциянең төп бурычы Зәй шәһәренең № 4 гомум урта белем бирү мәктәбе нигезендә талантлы яшләргә булышу һәм аларны кызыксындыру.

     Конференциядә Зәй һәм Әлмәт шәһәрләре, авыл мәктәпләреннән 80 укучы,73 җитәкче актив катнашты.

     Фәнни-гамәли конференция шәһәр һәм предприятияләре, Түбән Кама Экономика, идарә итү һәм хокук институты, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министырлыгы Кама аръягы территориаль идарәсе хезмэттэшлегендә үтте.

     Кама аръягы территориаль идарә матбугаты буенча

 

Министрлыкның матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International