Республика яшьләр форумы «Экологик куркынычсызлык» секциясе утырышы

2011 елның 14 ноябре, дүшәмбе

   

Бүген Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министырлыгында министр Артем Сидоров җитәкчелегендә Республика яшьләр форумы «Экологик куркынычсызлык» секциясенең утырышы узды.

Секциянең төп максаты яшьләрнең игътибарын экологик куркынычсызлык проблемаларына, әйләнә-тирә мохитне, табигый байлыкларны, тыюлыкларны саклауга hәм яңадан торгызуга җәлеп итү.

Утырышта катнаштылар:

-  «Яшьләр иминлеге куркынычсызлыгын саклау» секция эксперты, Татарстан Республикасы эчке эшләр министырлыгының  Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе идарә башлыгы Рифкат Минниханов;

- Татарстан  Республикасы экология  һәм табигый байлыклар министырлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе Анатолий Щеповских;

- «Балалар иминлек куркынычсызлыгын саклау үзәге» Дәүләт оешмасы директоры, «Яшьләр иминлеге куркынычсызлыгын саклау» секция эксперты Роза Әхмәдиева.

         Секция утырышында студентларның, мәктәп укучыларының hәм җәмәгать оешмалары вәкилләренең «Экологик куркынычсызлык» дигән темага конкурс эшләренең презентациясе тәкъдим ителде.

         Катнашучыларга Мактау хатлары hәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

         Конкурска йомгак 28 ноябрьдә ясала.

 

Министрлыкның матбугат үзәге материаллары буенча

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International