2021

Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр Татарстан Республикасында «ЭКОвесна» акциясе уздырыла. Акциянең төп максаты – гражданнарның экологик культурасын арттыру һәм Татарстан халкын табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. 

2021 елда акция алтынчы тапкыр рәттән, ике этапта уза:

- 1 этап – район этабы, 2021 елның 1 апреленнән 14 маена кадәр

- 2 этап – республика этабы, 2021 елның 15 маеннан 31 маена кадәр

Акция кысаларында барлык теләүчеләр бәйгеләрдә түбәндәге номинацияләр буенча катнаша ала:

- «Иң яхшы балалар бакчасы»

- «Иң яхшы мәктәп»

- «Иң яхшы гаилә»

- «Иң яхшы предприятие»

- «Иң яхшы экологик ишегалды»

- «Иң яхшы муниципаль берәмлек»

Җиңүчеләр химик җыелмалар, уен модуле, аккустика колонкалары, теннис өстәле, турист сәфәренә кирәкле җыелмалар һәм Кырымга юллама алу мөмкинлегенә ия булачак. Чараларны Инстаграммда билгеләү өчен хештеглар: #Эковесна2021 һәм #минэкологиирт


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International