Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ел саен уздырыла торган
"ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" конкурсларының старт алуы турында хәбәр итә
Конкурслар җәмәгатьчелек игътибарын экологик иминлек проблемаларына җәлеп итү, предприятиеләрнең табигатьне саклау эшчәнлеген билгеләү, шулай ук республикадагы массакүләм мәгълүмат чараларының эшен активлаштыру, экология тематикасын яктыртучы журналистларның һөнәри күнекмәләрен арттыру максатында уздырыла.
"ЭКОлидер" конкурсы түбәндәге номинацияләр буенча үткәреләчәк:
Предприятиеләр һәм оешмалар арасында түбәндәге тармакларда:
Муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнары арасында:
Мәгариф оешмалары арасында:
Иҗтимагый берләшмәләр һәм республика гражданнары арасында:
Катнашучының тутырылган мәгълүмат картасы һәм 2015 ел өчен табигать саклау эшчәнлегенә тасвирлама түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420049, Казан ш., Павлюхин ур., 75. "Эколидер" конкурсына" тамгасы белән, 108 каб.
"ЭКОлидер" конкурсы турында нигезләмә
"Предприятиеләр һәм оешмалар" конкурс төркемендә катнашучының №1 мәгълүмат картасы турында кушымта
"Мәгариф оешмалары" конкурс төркемендә катнашучының №3 мәгълүмат картасы турында кушымта
Элемтәләр:
Вәлиуллин Дамир Фәргать улы; e-mail: Damir.Valiullin@tatar.ru
Лобашова Мария Сергеевна; e-mail: Mariya.Lobashova@tatar.ru
Телефон: (843) 267-68-11
"Кеше һәм табигать" конкурсы массакүләм мәгълүмат чаралары арасында түбәндәге конкурс төркемнәре буенча уздырыла:
түбәндәге номинацияләр буенча:
Басма материаллар мәкаләнең исемен, нәшер итүче органның исемен, басылып чыккан датасын күрсәтеп, автор(лар) һәм матбугат органы турында кыскача белешмәләр белән (гамәлгә куелган датасы, тиражы, нәшер ителү урыны); видео- һәм аудиокассеталар материалның исемен, тапшырылуын, эфирга чыгарылу датасын күрсәтеп, автор(лар) турында һәм теле-һәм радиоканал турында белешмәләр белән (гамәлгә куелган датасы, аудиториясе, тапшыру территориясе); фотохезмәтләр исеме, кушымтасы белән, кирәк булганда тасвирлама белән түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 420049, Казан ш., Павлюхин ур., 75. "Кеше һәм табигать" конкурсына" тамгасы белән, 211 каб.
"Кеше һәм табигать" конкурсы турында нигезләмә
Элемтәләр:
Әмирова Айгөл Тәлгать кызы; e-mail: eco.press@tatar.ru
Телефон: (843) 267-68-22
Материаллар 2015 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.