Административ хокук бозулар турында РФ кодексына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керде, алар нигезендә, коррупцион хокук бозу өчен оешма мөлкәтенә арест рәвешендә яңа тәэмин итү чарасы карала

"Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турында" 2018 елның 3 августындагы 298-ФЗ санлы Федераль закон белән Административ хокук бозулар турында РФ кодексының "Юридик зат исеменнән законсыз акча түләү" 19.28 статьясында каралган административ хокук бозу турында эш буенча, юридик затның мөлкәтенә арест рәвешендә, производствоны тәэмин итүнең яңа чарасы кертелде.

Мөлкәткә арест салу турында карар судья тарафыннан, прокурорның административ хокук бозу турында карар белән бергә кергән мотивацияләнгән үтенече нигезендә, кабул ителә.

Моннан тыш, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.28 статьясына искәрмә өстәлгән, аның нигезендә, юридик зат әлеге статьяда каралган административ хокук бозуны ачыклауга, административ тикшерү үткәрүгә һәм (яки) әлеге хокук бозу белән бәйле җинаятьне ачыклау, ачу һәм тикшерүгә булышса, яисә әлеге юридик затка карата  янап акча алу кулланылган булса, юридик зат административ җаваплылыктан азат ителә.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International