ТРда суд табигатьне саклау прокуроры таләбе белән дәүләт җир фонды территориясендә урнашкан авыл хуҗалыгы максатындагы җир кишәрлеген кадастр исәбеннән төшерү турында карар чыгарды

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы урман турындагы законның үтәлешен тикшерде. Биектау муниципаль районы башкарма комитетының, законга каршы килеп, гомуми мәйданы 3 гектардан артыграк булган урман фонды биләмәсен, авыл хуҗалыгы максатындагы җир буларак, кадастр исәбенә куйганлыгы билгеләнде.

Табигатьне саклау прокуроры тарафыннан, закон бозуны юкка чыгару максатыннан, җирле үзидарә органының башкарма комитеты башлыгы исеменә күрсәтмә чыгарып, Биектау район судына муниципалитетны җир кишәрлеген кадастр исәбеннән төшерергә мәҗбүр итү турында дәгъва гаризасы җибәрелгән иде.

Прокурор актын карап тикшерү нәтиҗәләре буенча җир кишәрлегенең урнашу схемасын раслау турында законсыз карар юкка чыгарылды.

Суд прокурор таләпләрен тулы күләмендә канәгатьләндерде. Закон бозуларны юкка чыгару  прокуратора контрольлегендә тотыла.

Соңгы яңарту: 2019 елның 24 гыйнвары, 09:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International