Татарстан Республикасында Табигать саклау прокуратурасы таләбе буенча су белән тәэмин итү чыганакларының 58 санитар саклык зонасы чикләре расланды

Казан районара табигать саклау прокуратурасы тарафыннан җир асты байлыкларыннан файдаланучылар эшчәнлегендә халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге турындагы законнарның үтәлешенә тикшерү уздырылды.
Республика территориясендә 40тан артык оешма, санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне һәм нормативларны бозып, халыкны эчә торган һәм хуҗалык-көнкүреш су белән тәэмин итү максатында һәм су алу урыннарының расланган санитар саклык чикләре булмаган аркылы, үз ихтыяҗлары өчен скважиналардан төче су алуны гамәлгә ашыралар.
Табигать саклау прокуроры карарлары нигезендә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тарафыннан гаепле юридик һәм вазыйфаи затлар административ җаваплылыкка тартылды, оешма җитәкчеләре адресына закон бозуларны бетерү турында күрсәтмәләр бирелде.
Закон бозу очракларын ирекле рәвештә бетермәгән кайбер предприятиеләргә прокуратура тарафыннан 12 дәгъва белдерелде. Прокурор таләпләре суд тарафыннан тулысынча канәгатьләндерелде.
Прокурор тарафыннан кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хәзерге вакытта эчәргә яраклы һәм хуҗалык-көнкүреш су белән тәэмин итү чыганакларының 58 санитар саклык зонасы чикләрен раслады.
Моннан тыш, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан аларның чикләре турында мәгълүматларны Күчемсез милекнең бердәм реестрына кертү эше башланды.  Бүгенге көндә кадастр картасында республиканың 10 районындагы санитар саклык зоналарының 307 чиге бар.
Санитар саклык зоналары чикләре эчәргә яраклы һәм хуҗалык-көнкүреш су белән тәэмин итү өчен кулланыла торган су объектлары өчен билгеләнә. Аларда чыганакларны һәм алар урнашкан территорияләрне пычранудан саклау режимы эшли.
Санитар саклык зонасы өч поястан тора. Беренчесе су алу җайланмасы территориясен, барлык су үткәргеч корылмалар мәйданчыкларын үз эченә ала. Аның билгеләнеше - су алу һәм су алу корылмалары урынын пычрактан һәм зарарланудан саклау. Беренче пояс территориясендә агынты суларны агызу, торбаүткәргечләр төзү һәм салу, химикатлар һәм ашламалар куллану һ.б.лар тыела.
Икенче һәм өченче пояслар - чикләү пояслары. Алар үз эченә су пычратуны кисәтү өчен каралган территорияне ала. Алар территориясендә зиратлар, үләт базлары, терлекчелек һәм кошчылык предприятиеләре һәм башкаларны урнаштыру рөхсәт ителми.

Соңгы яңарту: 2018 елның 19 ноябре, 09:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International