Оештыру эше бүлеге

назад

Үзенә йөкләнгән бурычлар нигезендә түбәндәге вазифаларны башкара:


Министрлыкның структур бүлекчәләре тәкъдимнәре нигезендә, министрлыкның гомумиләштерелгән оператив (квартал, айлык, атналык, көндәлек) эш планнарын формалаштыру, аларның үтәлешен контрольдә тоту;
Министрлыкның структур бүлекчәләре тәкъдимнәре нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының эш планнарына кертү өчен, министрлыкның гомумиләштерелгән тәкъдимнәрен эшләү;
министр, аның урынбасарлары, территориаль идарә башлыклары тарафыннан гражданнарны кабул итүне оештыру, аерым кабул итү нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту;
министр, аның урынбасарлары тарафыннан гражданнарны урыннарга барып кабул итүне оештыру, кабул итү нәтиҗәләре буенча күрсәтмәләрнең үтәлешен контрольдә тоту;
министрлык коллегияләре, экологик иминлек, табигатьтән файдалану һәм санитар-эпидемиологик иминлек буенча Ведомствоара комиссия утырышларын, конференцияләр, киңәшмәләр һәм министрлыкка караган башка чараларны оештыру (алып бару тәртибен, чакырылган кешеләрнең исемлеген формалаштыру, чакырулар тарату, теркәү, материаллар белән тәэмин итү);
министрлыкның аппарат киңәшмәләре беркетмәләрен алып бару һәм рәсмиләштерү;
техник укуны оештыру эшләрен башкару (структур бүлекчәләрдән укуга мохтаҗ белгечләрнең исемлеген җыю);
министрлыкның котлау адреслары һәм телеграммалары текстларын әзерләү, аларны министрлыкның эшләр идарәчесенә каралуга кертү, Татарстан Республикасы, министрлык һәм ведомстволар, шулай ук муниципаль берәмлек җитәкчеләрен һөнәри бәйрәмнәр, истәлекле һәм юбилей даталары белән котлауны оештыру;
министрлык белән җирле үзидарә органнары арасында, шул исәптән министрлыкның урыннардагы чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү кысаларында, оештыру эшләре буенча нәтиҗәле хезмәттәшлекне тәэмин итү;
министрның бүлек вәкаләтләренә керә торган боерыклары, күрсәтмәләре проектларын әзерләү;
министрлыкның структур бүлекчәләре һәм башка оешмалар белән бүлек вәкаләтләренә керә торган мәсьәләләр буенча хезмәттәшлек итү;
закон һәм башка норматив актлар, шулай ук министрлык җитәкчелеге тарафыннан бүлеккә йөкләнә торган башка вазифаларны башкару.

Фәткуллин Руслан Марат улы
Оештыру эше бүлеге
Фәткуллин Руслан Марат улы
Бүлек җитәкчесе
Телефон:
(843) 267-68-48
Email:
Шаукатова Алсу Исхаковна
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
267-68-48
Email:
Габидуллин Шамиль Шайхуллович
Әйдәп баручы киңәшче
Телефон:
267-68-48
Email:
Небольсина Александрина Юрьевна
Телефон:
267-68-67
Email:
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International