Дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контрольлек органнары мәҗбүри таләпләрне бозуны кисәтү буенча чараларны гамәлгә ашырачак

Казан районара табигать саклау прокуратурасы аңлатканча, "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ санлы Федераль законга  2016 елның 3 июлендәге 277-ФЗ санлы закон белән үзгәрешләр кертелде. Законның беренче бүлегенә 8,2 статьясы өстәлгән, аның нигезендә, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуны кисәтү максатларында, дәүләт контроле (күзәтчелеге), муниципаль контрольлек органнары 2017 елның 1 гыйнварыннан, үзләре ел саен раслый торган таләп бозуларны кисәтү программалары нигезендә, чараларны гамәлгә ашырачак.

Дәүләт контроле (күзәтчелеге) органында, муниципаль контрольлек органында мәҗбүри таләпләрне бозарга әзерләнү яки бозу билгеләре турында мәгълүмат булса, алар юридик затка, шәхси эшкуарга кисәтү игълан итәләр һәм мәҗбүри таләпләрне үтәүне тәэмин итү буенча чаралар күрергә һәм бу хакта билгеләнгән срокта хәбәр итәргә тәкъдим итәләр.

Кисәтүдә тиешле мәҗбүри таләпләргә, аларны күздә тоткан норматив хокукый актка, шулай ук юридик затның, шәхси эшкуарның тәгаен нинди гамәлләре (гамәл кылмавы) әлеге таләпләрне бозуга китерәчәге күрсәтелергә тиеш.

Кисәтү, таләп бозу кешеләрнең тормышына, сәламәтлегенә, хайваннарга, үсемлекләргә әйләнә-тирә мохиткә, мәдәни объектларга, дәүләт иминлегенә зыян китермәсә, табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга яисә әлеге нәтиҗәләрнең турыдан-туры янавын булдырмаса, һәм әгәр юридик зат, шәхси эшкуар элек тиешле таләпләрне бозган өчен җаваплылыкка тартылмаса, игълан ителә.

Соңгы яңарту: 2018 елның 26 ноябре, 10:05

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International