ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Байтик» белем бирү-савыктыру комплексында «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте активының республика мәктәбе старт алды.  Чара 18-20 октябрьдә уза. Оештыручылар булып ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы тора.


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә агачларны күпләп утырту дәвам итә. Бүген Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе экологлары Чистайда «Энергетиклар» скверын яшелләндерүгә кушылган.

Бүген Әлмәт районында шәһәрнең көнкүреш калдыклары чыгарыла торган полигонда янгын чыккан. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре, кешеләрнең тормышына тискәре йогынты ясау мөмкинлеген булдырмас өчен, полигонга иң якын торак пунктта һава торышын бәяләү өчен оператив рәвештә урынга чыктылар. 

Экология министрлыгында экологик түләүләрдән алынган акчага табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру буенча быел 9 айда беренчел йомгак ясалды. 2023 елның 9 ае йомгаклары буенча Арча, Спас һәм Кукмара районнарында каралган эшләрнең 100% гамәлгә ашырылган инде. Чистай, Буа, Биектау, Питрәч, Ютазы һәм Тәтеш районнарында эшләр 75% артык дәрәҗәдә башкарылган.


17
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

«Яшел Россия» Бөтенроссия акциясе кысаларында Чаллыда быел соңгы экологик «Экоузыш» узган. Ярышларда шәһәрнең мәгариф учреждениеләре, иҗтимагый һәм коммерция оешмалары командалары катнашкан, барлыгы – 250дән артык кеше.

Экология буенча фәнни-гамәли эшләр конкурсында катнашырга теләгән идеңме? Заявка тутырырга вакыт, чөнки материаллар соңгы атна кабул ителә. 

Татарстанда «Игелекле эшләр эзләре буенча» чаралар марафоны тәмамланды. Ул «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасы кысаларында узды.


16
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Чаллы Яр поселогында ТР Экология министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе инспекторлары шәһәр яңгыр канализациясеннән агынты суларның җирлек рельефына агызылуын ачыклаган. Экологлар агынты су үрнәкләрен алганнар. 

Татарстан Республикасында «Чиста һава» операциясенә йомгак ясалды. Ел саен ТР Экология министрлыгы, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, атмосфера һавасына автомобильләрдән чыккан газларның тискәре йогынтысын кисәтү өчен автотранспортны тикшерү буенча рейдлар оештыра.

Татарстанда «Игелекле Татарстан» иреклелек (волонтерлык) өлкәсендә Республика премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Төп максат – ирекле эшчәнлекне гамәлгә ашыруда күренекле нәтиҗәләр өчен волонтерларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм этәргеч бирү. Ел саен премия конкурс форматында уза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International