Әлмәт экологлары каты көнкүреш калдыклары полигонына иң якын торак пунктта һава үрнәкләрен алдылар

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Бүген Әлмәт районында шәһәрнең көнкүреш калдыклары чыгарыла торган полигонда янгын чыккан. ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе лабораториясе инспекторлары һәм белгечләре, кешеләрнең тормышына тискәре йогынты ясау мөмкинлеген булдырмас өчен, полигонга иң якын торак пунктта һава торышын бәяләү өчен оператив рәвештә урынга чыктылар. Күчмә экологик лаборатория ярдәмендә экологлар атмосфера һавасыннан пробалар алдылар. Анализ нәтиҗәләре буенча зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе ачыкланмаган. Хәзер янгын урынында шулай ук ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсенең янгынга каршы составы эшли. Полигонда янгынны локальләштерү өчен барлык көчләр җәлеп ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International