Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм «Большая Тройка» ҖЧҖ генераль директоры Артем Седов тиешле килешүгә кул куйды.
Татарстан Республикасы һәм “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе калдыкларны нәтиҗәле җыю һәм эшкәртү, тупланма экологик зыян объектларын юкка чыгару буенча шартлар тудыру ягыннан хезмәттәшлекне җайга салачак.