Татарстан Республикасы һәм I, II класслы калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы һәм “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе калдыкларны нәтиҗәле җыю һәм эшкәртү, тупланма экологик зыян объектларын юкка чыгару буенча шартлар тудыру ягыннан хезмәттәшлекне җайга салачак. Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры вазифаларын башкаручы Виктор Коваленко бу җәһәттән тиешле килешүне имзалады.

Яклар, әйләнә-тирә мохиткә сәнәгать йогынтысын киметү максатыннан чыгып, уртак проектларны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итәргә ниятли. Татарстан Республикасы территориясендә калдыкларны имин һәм нәтиҗәле төстә җыю, эшкәртүне тәэмин итәрдәй заманча инфраструктура булдыру кысаларында пилот проектын тормышка ашыру, тупланма экологик зыян объектларын юкка чыгару проектларын гамәлгә ашыру, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә  иң яхшы технологияләр принципларына җавап бирердәй чимал эшкәртү һәм җитештерүнең имин һәм экологик  процессын булдыру өчен яңа технологияләрне үстерүдә һәм гамәлгә кертүдә катнашу, калдыклар белән рациональ һәм җаваплы эш итү культурасын төрле яклап үстерү хезмәттәшлекнең төп юнәлешләренә әйләнәчәк.

Пилот проектын тормышка ашыру I-II класслы калдыклар белән эш итүгә килешүләр төзү өчен электрон мәйданчык булдыруны, калдыклар төренә һәм күләменә бәйсез рәвештә хезмәтләр күрсәтүне,  I-II класслы калдыклар белән эш итүче намуслы операторларның җитештерү куәтләрен эшкә җигүне күздә тота.

Республика предприятиеләренә, хасил булучы калдыклар төрләре һәм күләмнәре буенча актуаль мәгълүматлар кертү һәм алга таба системаның эшләвен сынап карау өчен,   I-II класслы калдыклар белән эш итүнең дәүләт мәгълүмат системасына (ДМС) керү мөмкинлеге биреләчәк.

 Шулай итеп, республика предприятиеләрендә калдыкларны нәтиҗәле җыю һәм эшкәртү процессларын аңлау, үтәкүренмәле һәм икътисади яктан отышлы тарифлар буенча эшләү һәм үзләренең экологик профилен яхшырту, шулай ук үзләренең эшкәртү куәтләрен булдыру өлкәсендәге бизнесларын киңәйтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

“Махсус ярдәмнән башка гына тупланма экологик зыян проблемасын хәл кылып булмауны барыбыз да аңлый. Без инициатива күрсәткән РосРАОдагы коллегаларыбызга рәхмәтле. Килешү нәтиҗәсендә бу мәсьәләләрнең барысын да хәл итәчәкбез”, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.

“Предприятиеләргә I-II класслы калдыклар белән эш итү буенча заманча таләпләргә җайлашырга, мондый калдыклар белән нәтиҗәле эшчәнлек алып баруны тәэмин итәрдәй тиешле белгечләр әзерләргә  кирәк. Бу җәһәттән Татарстан Республикасы җитәкчелегенең инде 2020 елдан башлап  ук I-II класслы калдыклар белән имин эш итү өчен шартлар тудыру буенча проектта беренчеләрдән булып катнашу карары чиктән тыш мөһим. Без республика предприятиеләренә, калдыкларны җыю һәм эшкәртү тармагында актив төстә эшли алсыннар өчен, тест режимында яңа системага керү мөмкинлеген тәэмин итәргә әзер. Моннан тыш предприятиеләр электрон мәйданчыкка керү  мөмкинлеге алачак һәм инде бүгеннән үк, калдыклар белән дөрес эш итмәү аркасындагы зыянны иң югары дәрәҗәдә киметү өчен, калдыкларны җыючылар һәм эшкәртүчеләр белән элемтәгә керә алачак. Татарстан Республикасының алга таба да үз гражданнарының яшәеше өчен уңай экологик вәзгыять булдыруда флагман булып каласына иманым камил”, – дип билгеләп үтте “РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының экологик проектларны тормышка ашыру буенча беренче урынбасары Максим Корольков.

“РосРАО” федераль дәүләт унитар предприятиесе Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 14 ноябрь, 2019 ел, № 2684-р боерыгы белән I  һәм II класслы калдыклар белән эш итү буенча федераль оператор итеп билгеләнде. Федераль операторга, калдыклар хасил итүдән алып, аларны икенчел продукция рәвешендә эшкәртүгә кадәр, бөтен чылбырны идарә итүнең имин системасын булдырырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International