Төньяк территориаль идарә инспекторлары Арча районының Югары Пошалым авылына рейд барышында табигатьне саклау законнарын бозуны - су объектын законсыз гидро-техник корылма төзү юлы белән үз белдеге белән биләүне теркәделәр.
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе инспекторлары Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары өчен «Сәнгатьтә табигать» дигән экологик дәрес үткәрделәр.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары Татарстанның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә булды. Чаллыда Кама яны территориаль идарәсе экологлары «Веселые нотки» 66 нчы балалар бакчасында «ЭкоКөз» бәйрәмендә нәниләр белән бергә көздә нинди билгеләр һәм ни өчен кошлар көньякка очып китүләре турындагы сорауларга җавап бирделәр. Балалар табышмакларга җаваплар таптылар һәм инспекторларны кул астындагы материаллардан эшләнгән кул эшләре белән шатландырдылар.
Алдагы көнне Министрлыкның Төньяк территориаль идарәсе инспекторларына Арчада яшәүчедән Лекинка елгасына ( ул Казансуның кушылдыгы булып тора) чистартылмаган суларны агызу турында шикаять килде.
Идел буенда күпме кош-корт бар һәм безнең киңлекләрдә кайсылары еш кунак була – Теләче районы укучылары шулар хакында белгәннәр. ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре «Безнең канатлы дусларыбыз» дигән экологик дәрес үткәргәннәр.
ТР Экология министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, «Ашыт» тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Арча районының 6 нчы мәктәбе укучылары өчен экологик дәрес үткәргән.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кукмара шәһәренең “Ромашка” 10нчы балалар бакчасына йөрүче сабыйлар өчен экология дәресе үткәргән. Дәрес әңгәмә, уеннар, иҗади чаралар рәвешендә узган.