Татарстан Экология министрлыгында Ачык ишекләр көне узачак

2017 елның 15 июне, пәнҗешәмбе

19 июньдә 17.00-19.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75, каб.209) “Ачык ишекләр көне” була. Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм Татарстан Республикасында экологик иминлекне тәэмин итү, табигатьтән файдалану өлкәсенә кагылышлы сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.

Ачык ишекләр көне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә узачак.

Казан, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан ш., Павлюхин ур., 75, (каб.209). Белешмәләр өчен телефон: (843) 267-68-87.

Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Яр Чаллы ш., Җиңүнең 40 еллыгы ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.

Түбән Камада, Зәй, Сарман районнарында яшәүчеләр Кама аръягы территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Түбән Кама ш.,, Красный ключ р-ны, Набережная, 7. Тел. 8 (8555) 45-66-56.

Әлмәттә, Бөгелмә, Нурлат, Лениногорск, Чирмешән районнарында яшәүчеләр Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Әлмәт ш., Әминов ур., 9а. Тел. 8 (8553) 33-03-26.

Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарында яшәүчеләр – Ык буе территориаль идарәсенә. Адресы: Азнакай ш., Шоссейная ур., 6. Тел. 8(85592)5-13-48.

Чистай, Алексеевск, Әлки, Аксубай, Спасс, Яңа Чишмә районнарында яшәүчеләр – Идел-Кама территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Чистай ш., Фрунзе ур, 97-а. Тел. 8(84342) 5-35-19.

Буа, Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районнарында яшәүчеләр – Идел аръягы территориаль идарәсенә түбәндәге адрес буенча: Буа ш., Р.Люксембург ур., 159.  Тел. 8(84374) 3-11-02.

Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районнарында яшәүчеләр – Төньяк территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча: Арча ш.т.б., Интернациональная ур., 41. Тел. 8(84366) 3-21-61.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International