Фәрит Габделганиев: “Без үзебез үрнәк күрсәтергә тиеш” – экологик икеайлык нәтиҗәләре һәм велопатруль турында бүген ТР Министрлар Кабинетында сөйләштеләр

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында табигать саклау мероприятиеләре турында сөйләштеләр, анда “Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык үткәрү” темасына брифинг булды. Журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җавап бирде. “Ачыкланган 1746 санкциясез чүплек, 93,5% ликвидация. Апрель-майның безне һава торышы белән бик иркәләмәвен исәпкә алсак, бу бик яхшы күрсәткеч. Калдыкларны урнаштыруның ачыкланган урыннары саны, узган еллар белән чагыштырып караганда, кимрәк булып чыкты. Эре чүплекләрнең кимүе буенча уңай тенденция күзәтелә. 79% - бу барлыкка килә башлаган өемнәр, ягъни калдыкларның 50 кв.метрдан кимрәк булган мәйданлы тупланмасы. Закон бозуларның төп төрләре – төзелеш, авыл хуҗалыгы һәм җитештерү калдыкларын санкциясез урнаштыру, өй яны территорияләрен чүп-чар белән тутыру, калдыкларны контейнер мәйданчыкларыннан вакытында чыгармау”, - дип хәбәр итте министр. Ул татарстанлыларның актив позициясен билгеләде. Табигать саклау мероприятиеләрендә ике ай эчендә 1 миллион 127 мең граждан катнашкан.

Казан шәһәренең – 2017 ел Конфедерацияләр Кубогын үткәрү урынының - санитар торышына аерым игътибар бирелде, дип аерып әйтте Фәрит Габделганиев. Чүплекләрне оператив рәвештә юк итү буенча быел беренче тапкыр масштаблы акция үткәрелде - бер көн эчендә калдыкларны урнаштыруның 30га якын санкциясез урыны ликвидацияләнде. Каты көнкүреш калдыклары полигоннарына 3 мең тоннадан артык чүп чыгарылды. Мероприятиеләрдә 46 предприятие һәм оешма катнашты, алар Казаннан гына түгел, ә республиканың башка шәһәрләреннән дә.

Шулай ук министр 1нче июньнән “Экологик велопатруль” акциясенең башлануын хәбәр итте. Инспекторлар тарафыннан даими рәвештә Казансу елгасы акваториясе һәм аның яр полосасында табигать саклау законнарын бозуларны ачыклау һәм кисәтү буенча рейдлар уздырыла. Рейдның беренче көнендә үк инспекторлар Киров дамбасы янында РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 статьясы буенча (Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү), РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.42 ст. буенча (Су объектының яр буе саклау полосасында, су объектының су саклау зонасында хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне гамәлгә ашыруның махсус режимын яисә эчәргә яраклы су һәм хуҗалык-көнкүреш су тәэминаты чыганакларын санитар саклау зоналары территориясендә хуҗалык һәм бүтән төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру режимын бозу) закон бозу очракларын теркәде. Казансу елгасын мониторинглау буенча комиссия 31 августка кадәр һәр атналык форматта эшләячәк. Хәзер Казан шәһәре эчендә, Биектау һәм Арча районнарында яр зоналары тикшерелә. “Су объектларына антропоген йогынтылар зәңгәр-яшел суүсемнәр үрчүгә сәбәп булып тора, аларның черүе токсинлы, бу балыкларның үлеменә китерергә мөмкин. Шуңа күрә пычранган агынты суларның сулыкларга эләгүен булдырмау буенча җитди эш алып бару мөһим”,- диде министр Фәрит Габделганиев. Ул яр сызыгында автотранспорт тукталышы һәм хәрәкәте тыелганлыгын искә төшерде. “Хәтта без – экологлар, махсус автотранспорт чараларында су объектлары яны буйлап хәрәкәт итәргә рөхсәтебез булып та, табигатькә нинди зыян ясалганлыкны аңлап, велосипедлардан файдаланабыз”.

1нче июльдән Татарстанда “Чиста ярлар” табигать саклау акциясе старт ала. “Су саклау зоналары елында яхшы тәҗрибә эшләнгән иде. Без аны быел да, һичшиксез, дәвам итәчәкбез”, - дип йомгак ясады Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International