Петербургта Россиядә тау эшләре буенча законнарны үстерү турында фикер алышачаклар

2017 елның 17 мае, чәршәмбе

18 майда VII Петербург Халыкара Юридик Форумы кысаларында “Җир асты байлыклары турында закон – 25 ел үсеш: нәтиҗәләр һәм перспективалар” түгәрәк өстәле булачак. Чара Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан Җир асты байлыкларыннан файдалану буенча федераль агентлык белән берлектә оештырыла. Түгәрәк өстәл “Җир асты байлыклары турында” Россия Федерациясе Законын кабул итүнең 25 еллыгына багышлана. Бу документ җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, файдалану һәм саклау, файдалы казылмаларны һәм үзенчәлекле минераль ресурсларны разведкалау һәм чыгару, файдалы казылмалар чыгару һәм аның белән бәйле эшкәртү производстволары калдыкларын файдалану өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы төп норматив хокукый акт булып тора.

Дискуссиядә җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә җайга салучы органнар җитәкчеләре, әйдәп баручы галимнәр һәм экспертлар, файдалы казылмалар чыгаручы компанияләрнең җитәкчеләре катнашачак. Түгәрәк өстәл барышында анда катнашучылар Россия Федерациясендә тау законнары үсеше тарихы, соңгы еллардагы үзгәрешләр нәтиҗәләре турында, шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеген тәэмин итү максатларында законны алга таба камилләштерү юнәлешләре турында фикер алышачаклар. Түгәрәк өстәл җир асты байлыклары турында законнар үсешенең перспективалы юнәлешләре буенча тәкъдимнәр формалаштыру өчен ачык мәйданчык булып тора, тәкъдимнәр Россия Федерциясенең башкарма хакимият һәм законнар чыгаручы хакимият органнарына тапшырылачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International