Экология буенча Бөтенроссия олимпиадасында иң яхшылары. Татарстан укучылары – лидерлар

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Санкт-Петербургта Сәнәгать технологияләре һәм дизайн университетында 9-11 сыйныфлар укучылары арасында экология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының 2017 ел йомгаклау этабына нәтиҗә ясадылар. Быел анда Россия Федерациясенең 64 регионыннан командалар катнашты. Татарстан Республикасы укучылары командасы, “Экология” предметы буенча Россия Федерациясе лидеры булып чыкты, иң күп санда бүләкләр яулады. 17 укучы олимпиада призеры булды, ә 5 укучы - җиңүче. Абсолют җиңүче исемен Казан шәһәре Совет районының 90нчы гимназиясеннән Динә Гайнуллина яулады.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International