Фәрит Габделганиев: “Безнең бурыч – балаларда табигатькә карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү”. Экология елы кысаларында Татарстанда 100 яңа яшел почмак барлыкка киләчәк

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында100 яңа яшел почмак барлыкка киләчәк. Республиканың балалар бакчалары һәм мәктәпләре арасында Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан конкурс игълан ителде. Катнашу өчен 2017 елның 15 маена кадәр ирекле формадагы гаризаны ecokonkurs@tatar.ru электрон почтасына бакчада\мәктәптә алып барыла торган экологик мәърифәт эшен тасвирлап һәм ни өчен нәкъ сезнең оешма конкурста җиңүгә лаек икәнне нигезләп язып җибәрергә кирәк. 100 иң актив балалар бакчасы һәм мәктәп территорияләре өчен утырту материалы алачак. “Һәркем белә, агачлар – Җирнең үпкәләре, һаваның кислород чыганагы, димәк, кешеләр сәламәтлеге чыганагы. Агачларның бу үзенчәлекләрен белү һәм файдалану гына мөһим түгел, ә безгә табигать бирә торган әйберләрне сакларга өйрәнергә кирәк. Экологик тәрбия иң якындагы, бала көн саен очраша торган әйләнә-тирә объектлары белән танышудан башлана. Табигатьне рәсемнәр буенча өйрәнү – бу дөрес түгел. Без балаларда эзләнү сәләтләре формалаштырырга тиеш. Һәм без башлап җибәргән бу конкурс тере табигать дөньясына карата танып-белү кызыксынучанлыгы, күзәтү, эзләнү теләкләрен генә үстереп калмаячак, ә эзләнү-тикшеренү эшчәнлеге күнекмәләрен дә үстерәчәк. Экологик тәрбия – һәрвакыт өстенлекле юнәлеш”, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.

“100 яшел почмак” конкурсының максаты:

- Балаларда туган як табигатен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү;

- Балаларда табигатькә карата кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү;

- Үсемлекләр турында белемнәрне киңәйтү;

- Хезмәт күнекмәләре формалаштыру;

- Ата-аналарны һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен акциядә катнашуга һәм бергәләп үткәрүгә җәлеп итү;

- Балалар бакчалары һәм мәктәпләр территорияләрен яшелләндерү.

Белешмәләр өчен телефон: (843)267-68-11.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International