Минзәлә укучылары шәһәрне төзекләндерү мәсьәләләре белән кызыксына. Үзләренең табигать саклау проектларын алар фәнни-гамәли конференциядә тәкъдим итте

2017 елның 17 апреле, дүшәмбе

Атмосфера һавасына чыгармаларның зарары һәм макулатураны икенчел файдалану турында Минзәлә укучылары “Иҗат кырлары” дигән фәнни-гамәли конференциядә фикер алышты. Мероприятие Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында узды. Конференциядә укучылар үзләренең табигать саклау проектларын тәкъдим иттеләр, жюри фикеренчә, алар кызыклы һәм оригиналь килеп чыккан. Жюри әгъзаларының берсе - Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгече Илшат Гобәйдуллин билгеләп үткәнчә, укучыларның идеяләре Минзәләдә тормышка ашыру өчен актуаль. Чәчәк клумбалары, шар рәвешендәге агачлар, декоратив куаклыклар, урам һәм скверларны бизәп кенә калмыйча, атмосфера һавасын тузаннан, чыгармалардан һәм катнашмалардан чистартуга шактый тәэсир итә алачак. Ул шулай ук проектларны гамәлгә ашыруның беренче этабы санитар-экологик икеайлык кысаларында ук башланырга мөмкинлеген хәбәр итте.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International